17.08.2017

и ПРОИЗВОДСТВО РАСШИРЯЕТСЯ, И ПРЕДПРИИМЧИВОСТЬ РАСТЕТ 

Источник: Газета «Кызыл Тан», опубликовано 17.08.2017г.
Нефть һәм газ промыселлары өчен блоклы-модульле җиһазлар әзерләүче АММА компаниясе 2010 елда барлыкка килә. Гади җиһазлардан башлап, котельныйлар, насос станцияләре кебек катлаулы җайланмалар да җитештерәләр. 2016 елдан компания бу өлкәдә инвестицион проект тормышка ашыра.
Моношәһәрләр үсеше фонды программасында катнашучылар булганлыктан, безгә быел югары вольтлы электротапшырулар линиясе һәм трансформатор подстанциясе төзергә тиешләр, – ди директор урынбасары Миншат Антонова. – Быел 1 июльдән Бәләбәй алдынгы социаль икътисади үсеш территориясенең резидентлары да без.
Үткән ел компаниянең кереме 356 миллион сум тәшкил иткән. Быел беренче кварталда гына алар 170 миллионлык продукция җитештергән. Яшь, энергияле, сәләтле белгечләр җитәкләгән оешманың планнары зурдан – инвестицион проектны тормышка ашыру барышында 2020 елга керем дәрәҗәсен 1,5 миллиард сумга җиткерергә исәп тоталар.Бүген безнең белән даими хезмәттәшлек итүче ышанычлы клиентларыбыз бар. Продукциябезнең 9 проценты Казахстан республикасына озатылып тора, – ди техник бүлек җитәкчесе Азат Габбәсов.

Әйтергә кирәк, 2016 елга кадәәр АММАның бары тик бер генә җитештерү цехы булган. Инвестицион проектны тормышка ашыру барышында күп эшләр башкарылган: яңа җир участоклары һәм җитештерү биналары алынган, җыю цехы, металлопрокат склады булдырылган, корпоратив мәгълүмати-идарә итү системасы кертелә башлаган.

Компаниядә быел гына бик күп төзелеш эшләрен тәмамлау максат итеп куелган. Хакимиятнең инвестицияләр һәм сәнәгать бүлеге белгече Антон Андреев та аларга ярдәм итәргә тырышуларын, әлеге вакытта Роснефть компаниясе белән дизельле электродвигательләрне ремонтлау буенча цехны сатып алу хакында сөйләшүләр алып барылуын әйтте. Компания цехны реконстркуцияләргә исәп тота.Проектны тормышка ашыру өчен 350 миллион сум инвестицияләргә җыенабыз, аларның 50 миллионы үткән ел, 35 миллионы быел җәлеп ителде инде, – Миншат Әхмәтсәлим кызы. – Планлаштырган эшләребезне уңышлы башкарып чыга алсак, 170 яңа хезмәт урыны булачак.

Алдынгы социаль икътисади үсеш территориясе резиденты статусы алу компаниягә ярыйсы акча экономияләргә мөмкинлек биргән. Льготалы налог режимы нәтиҗәсендә алынган акчаларны алар җитештерүне үстерү һәм социаль проектларны тормышка ашырыр өчен кулланырга исәп тоталар: күп балалы гаиләләргә, яшь белгечләргә ярдәм күрсәтү, спорт залларына абонементлар биреп, сламәт яшәү рәвешенә этәрү, хезмәткәрләргә һәм аларның балаларына лагерьларга, санаторийларга юлламалар бирү, квалификацияләрен үстерү.

АММА – уникаль предприятие. Җитәкчесе Михаил Антонов – искиткеч тәрбияле, намуслы, белемле, үзаллы һәм заманча карашлы кеше. Иң мөһиме – алар кризиска бирешми, – ди Бәләбәй районы хакимияте башлыгның икътисад буенча урынбасары Наил Гомәров.

Сәләтле яшьләр җитәкләгән бу компаниягә яңа үрләр, Бәләбәйгә зур уңышлар китерүен телисе килә. 

Cookie-файлы
Настройка cookie-файлов
Детальная информация о целях обработки данных и поставщиках, которые мы используем на наших сайтах
Аналитические Cookie-файлы Отключить все
Технические Cookie-файлы
Другие Cookie-файлы
Мы используем файлы Cookie для улучшения работы, персонализации и повышения удобства пользования нашим сайтом. Продолжая посещать сайт, вы соглашаетесь на использование нами файлов Cookie. Подробнее о нашей политике в отношении Cookie.
Подробнее Понятно
Cookies